Гөлшат, Лилия, Гөлүсә финалга чыкты. Котлыйбыз!
Көн темасы

Гөлшат, Лилия, Гөлүсә финалга чыкты. Котлыйбыз!

IV #АвылымГүзәллеге финалистлары билгеле булды!

Онлайн-марафоны быел дүртенче мәртәбә үткәрелде.

Проектта катнашырга барлыгы 90 гариза килде һәм алар арасыннан 70 марафончы проектның финалына үтте, дип хәбәр итә чараны оештыручылар..

Финалистлар 11 августта Апас районында үткәреләчәк #ӘдәбиСабантуе катнашачак.

Иң куанычлысы шул финалистлар исемлегендә балтачлылар да бар! Көшкәтбаштан Ганиева Гөлшат һәм Гарифуллина Лилия, Чепья авылыннан Камалова Гөлүсәне финалга үтүләре белән ихластан котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев