Назилә Кадыйрова Татарстан мәгариф һәм фән министры белән очрашуда катнашты
Көн темасы

Назилә Кадыйрова Татарстан мәгариф һәм фән министры белән очрашуда катнашты

Карадуган гимназиясе укучысы Кадыйрова Назилә һәм аның укытучысы Хаҗиева Фәридә Фәрит кызына Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында татар теле һәм татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларны әзерләгән укытучылар белән очрашу узды.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин балаларны һәм мөгаллимнәрне республика Дәүләт Советы рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов исеменнән сәламләде.

Очрашуда Карадуган гимназиясе укучысы Кадыйрова Назилә һәм аның укытучысы Хаҗиева Фәридә Фәрит кызы да катнашты. Аларга Мәгариф һәм фән министрлыгының рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


министр

Нет комментариев