Районда Яңа ел алды ярминкәсе булачак
Көн темасы

Районда Яңа ел алды ярминкәсе булачак

Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә районнардан да килеп сәүдә итәчәкләр.

28 декабрь көнне Балтач бистәсе үзәгендә һәм Чепья авылында Яңа ел алды ярминкәсе узачак.

Ярминкәдә үзебезнең район авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре, оешма-предприятие һәм коллективлары, шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән күрше-тирә районнардан да килеп сәүдә итәчәкләр.

Бәйрәм уңаеннан район мәдәният үзәге, район балалар сәнгать мәктәбе һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре үзләренең чыгышлары белән ярминкәгә килгән халыкның күңелләрен күрәчәк.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ярминкә

Нет комментариев