Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне

Район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллинның бәйрәм белән котлавы

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр! Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Җәмгыятебез авыр чорлар-ның шаһиты булган ак әбиләре-без, һәрбарчабызга гомер бүләк иткән сөекле әниләребез, тормышыбызны нурга күмгән ханым-туташлар белән ямьле. Нигездә тигезлек һәм татулык хакимлек иткән гаиләләрдә бер-бер артлы балалар туу районыбызның социаль хәленә күркәмлек өсти, күпбалалы, сәләтле, тәрбияле гаиләләрне күреп куанабыз. Тормышыбызда хатын-кызның роле гаять зур. Алар һәр эшкә өлгер, хезмәт урыннарында да эшне җайга салып алып баралар, гаиләдә дә алардан башка тормыш бармый. Әнә шундый күпкырлы хезмәтләре белән рухи-әхлакый мохитебезне тотрыклы итүгә, район, республика, ил казанышларын баютуга зур өлеш кертәләр. Уңган, күркәм, сабыр хатын-кызларыбызга сокланмый мөмкин түгел!

Җәмгыятебездә гүзәл затла-рыбызның роле әйтеп бетергесез зур. Район җирлегендә аларның хезмәте кермәгән бер генә тармак та юк. Кайда гына эшләмәсен, әниләрнең, апа-сеңелләрнең хезмәтләре һәрчак мактауга лаек. Дәүләт хезмәтләреннән тыш, гаилә тормышын алып баруда, балалар үстерүдә дә түземлелекне, аң-зиһенне юлдаш итеп алга атлыйлар. Эшләрен гөрләтеп алып баручы күпме эшмәкәр хатын-кызларыбыз бар. Аларның ирләргә хас нык ихтыярлы, көчле рухлы булуларына сокланмый мөмкин түгел. Мәгарифтә, сәламәтлек өлкәсендә булмасын, районыбыз тормышы гүзәл затларыбызның фидакарьлеге, җаваплылыгы, уңганлыгы-булганлыгы бәрабәренә тотрыклы бара. Спортны үз иткән хатын-кызларыбыз да җиңүләре белән генә түгел, патриотик рухта яшь буын тәрбияләүләре белән дә районыбыз тормышында әһәмиятөле урын били. Лаеклы ялда гомер кичерүче хезмәт ветераннары алдында да рәхмәтләребезне белдереп, башыбызны иябез.

Кадерле хатын-кызларыбызны янәдән бәйрәм белән тәбрик итәм, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә бөтенлек, тигезлек, сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, балалар иминлеге теләп калам.

Рамил НОТФУЛЛИН,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз 8 март