Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ак канатлы фәрештәдәй

Бүген үзенең иң гүзәл юбилеен билгеләп үтүче, Балтач үзәк хастаханәсенең неврология бүлеге табибы Валиева Лилия Рифат кызына котлау сүзләре.

Хөрмәтле Лилия Рифатовна!!!
Ак канатлы фәрештәдәй
Барыбызны саклыйсыз.
Үз итеп, якын кешедәй,
Тырышып дәвалыйсыз.
Сезнең көләч йөзләрегез
Күңелгә үзе дәва.
Ә шифалы кулларыгыз-
Сырхауларны да ала.
Ихтирамлы,игътибарлы,
Хөрмәткә лаеклысыз!
Шат күңелле, изге җанлы
Булып һәрчак калыгыз!
Күркәм юбилеегызга
Багышладык Без шигырь.
Бүгенге кебек мәңгегә
Балкып яшәгез сез гел!
Маңгаегыз сырланмасын,
Һич тә кайгы килмәсен.
Күзләрегез, энҗе сыман,
Бәхеттән тик балкысын.
Тормыш диңгезен аккоштай,
Парлап,бергә кичегез.
Гомергә бергә, алардай,
Тугры калып яшәгез.
Кешелекле, изге җанлы,
Сез-иң яхшы табибә.
Олысы да, кечесе дә
Бертигез сезне сөя.
Авырудан терелткәнгә,
Аллаһ үзе зурласын!
Сәламәтлек, озын гомер
Бары тик ул юлласын!
Чиксез рәхмәт житкерэбез,
Барыбыз исеменнән.
Халыкка бик нык кирәксез -
Булыгыз безнең белән!
Иң изге теләкләрне җиткерүче: Минзилә апа, Гөлсинә апа, Альфира апа, Ләйсән һәм Римма исеменнән, Рәзинә Төхфатуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250