Арбор авылында гомер итүче әтиебез ТӘЛГАТЬ СӘЛӘХЕТДИН улы НИЗАМОВның 28 сентябрьдә 70 яшьлек юбилее.
Кадерле тормыш иптәшем! Гомер юлың якты өлге итеп алырлык, күпләргә үрнәк булырлык әтиебез! Яраткан бабаебыз! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Безнең өчен киң күңелле, олы җанлы, сабыр холыклы, һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торган ышанычлы таянычыбыз булдың. Үз үрнәгеңдә тормыш итәргә өйрәттең. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, борчу-мәшәкатьләрсез, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның җылысын тоеп, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын.
Олыгаям диеп һич кайгырма, әти,
70 яшь ул матур чак кына.
Балаларың, туганнарың белән
Кадерен белеп яшәр чак кына.
Иң изге теләкләр белән әниебез, балаларың, оныкларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев