Хезмәт

Балтач бистәсендә яшәүче иң кадерле кешебез ЛЮЦИЯ РАВИЛ кызы ХАҖИЕВАның 20 февраль көнне 50 яшьлек юбилее

Газиз әниебез! Сөекле тормыш юлдашчыбыз! Кадерле кызыбыз!

Сине күркәм бәйрәмең - туган көнең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, күңелебездәге иң изге теләкләрне генә җиткерәбез.Тормышыбыз бизәге! Өебезнең яме, нурысин! Син булмасаң, бу тормышның матурлыгын күрә, бәрәкәтен тоя алыр идек микән?! Син булганга гына бакчабызда кошлар сайрый, син булганга гына өй каршыбыз гөл-чәчәккә күмелә. Әйтерсең лә, бар дөньяның гүзәллеген, изгелеген үзеңә җыйгансың да, якыннарыңа сөенә-сөенә өләшәсең.
Гаилә җанлы, әти-әниеңә игелекле бала булу өстенә әле син кызың-күз нурыңның күңелен сүзсез дә аңлый белүче сизгер, рәхимле Ана да, авыр чакта терәк булырлык акыллы, зиһенле Хәләл яр да.
Дөньяда нинди изге теләкләр бар, туган көнеңдә барысы да сиңа килеп ирешсә иде дә, бәхет касәләрең тулып-тулып ташыса иде. Бәхетләреңнең гомерле, гомерләреңнең бәхетле булуын телибез, кадерлебез! Ходай Тәгалә сиңа сәламәтлекнең иң ныгын, гомернең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын бирсен. Мул, имин тормышта, бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезгә ныклы терәк, таяныч булып, тормыш сукмакларын бергәләшеп үтсәк иде.
Кулларыңнан шифа китми,
Һәр сүзең җанга дәва.
Кайчан карама көләчсең,
Йөзеңнән нурлар тама.
Рәхмәтебез чиксез сиңа -
Моны үзең дә беләсең.
Түгәрәк бәхетебезгә
Я раббым, күзләр тимәсен!
Иң-иң изге теләкләр белән бердәнбер кызың Эльвира, тормыш иптәшең Илдар, әти-әниең Тәскирә белән Равил. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.
Фото: http://flower-shop.kiev.ua/p/redcurrant

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: