Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

Бүген, 10 ноябрьдә, Россия Федерациясендә эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм ветераннары!  Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм. Сезнең хокукый дәүләт төзүгә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Көнне төнгә ялгап Балтачыбыз халкының иминлеген саклыйсыз, закон һәм хокук тәртибе сагында торасыз.

Бу көнне без  гади хезмәткәрләргә һәм офицерларга – җинаятьләрне ачу һәм булдырмау эшләре белән шөгыльләнүчеләргә һәм юл инспекторларына, участок вәкилләренә һәм патрульлек хезмәтендәгеләргә, тикшерүчеләргә һәм шушы тармакта эшләүче башка бик күпләргә рәхмәт сүзләре әйтәбез.

erid: 2VtzqwTSgT9

Эчке эшләр органнарында хезмәт итү  зур җаваплылык һәм куелган максатларга тугрылык, уңай сыйфатларга  һәм һөнәри белемгә ия булуны таләп итә.  Авыр вакытларда гражданнар ярдәм сорап сезгә мөрәҗәгать итәләр һәм һәрвакыт яклау табалар. Җинаятьчелек белән көрәштә дә алгы сызыкта барасыз. Районда гомуми җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Боларның барысы да эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең нәтиҗәле эшен күрсәтә. Барыгызга да нык сәламәтлек, тынычлык, иминлек, күңел күтәренкелеге, алдагы көннәргә оптимистларча караш, якыннарыгызның күңел җылысын һәм аңлавын тоеп яшәвегезне, җәмәгать тәртибе сагындагы җаваплы һәм мактаулы хезмәтегездә яңа уңышларга ирешүегезне телим.

Ихтирам белән Балтач  муниципаль районы район башлыгы Рамил Нотфуллин

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полиция көне

erid: 2VtzqwTSgT9