Балтачта яшәүче кадерле әниебез ЯЗИЛӘ ИЛЬЯС кызы ГАББАСОВАның 20 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тыныч гомер итүеңне телибез. Син булганга гына өебез ямьле, ашыбыз тәмле. Бергәләшеп озын гомер кичерергә, бәхет-шатлыклардан торган иртәләрне таза-сау каршыларга насыйп булсын.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы җиле ишек какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Сине яратып, балаларың Ленар-Алия, Ләйсәнә, оныгың Сәмирә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев