Балтачта яшәүче сөекле әтиебез КАМИЛ ШАМИЛ улы ГАРИПОВның 20 сентябрьдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Таянычыбыз, горурлыгыбыз! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын телибез. Гомер юлларыңда гаиләңә, балаларыңа һәм дә кешеләргә кылган игелекләрең олыгайган көннәреңне бәрәкәтле нурга күмсә иде, тормышларың тагын да яктырып китсә иде. Һәрбер көнеңне күңел саулыгы, иҗат байлыгы, рухи бөтенлек белән үткәрергә язсын. Алдагы гомер юлыңны әни белән пар канатта, бәрәкәтле тормышта, бергә-бергә сөенешеп яшәргә насыйп булсын!
Иң изге теләкләр белән әниебез Факия, балаларың, киленнәрең, оныкларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев