Чепья авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Малмыж районында гомер итүче кызыбыз, сеңлебез һәм апабыз ЛЮЦИЯ КАМИЛ кызы ЕГОРОВАның бүген, ягъни 9 август көнне 55 яшьлек юбилее.
Киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел туганыбыз! Сине күркәм юбилеең белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, хәерле гомер, җизнәбез Иван белән тигезлектә, муллыкта, балаларың Руслан-Рәмзия, Илүсә-Ильяс, оныкларың янәшәсендә матур тормыш кичерүеңне телибез.
Туганнарны туган итә белдең,
Хөрмәт иттең кече-олысын.
Сәламәтлек белән тоеп яшә
Гаилә учагының җылысын.
Шатлык-сөенечләр ташламасын,
Кайгы-борчу капка какмасын.
Ходай сине бары безнең өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән әниең, энең Кафил, Ногмановлар, Газизовлар, Хәйруллиннар.
Фото: https://yandex.ru/images/search?p=29&text
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев