Хезмәт

Бик кадерле булган әниебез ӘМИНӘ САБИРҖАНОВАның олуг юбилее – туган көне

Балтач авылында яшәүче, безнең өчен бик кадерле булган әниебез ӘМИНӘ САБИРҖАНОВАны олуг юбилее - туган көне белән кайнар котлыйбыз.

Зур акыл иясе, тынгысыз батыр йөрәкле, җор сүзле, тапкыр телле, киң күңелле искиткеч тырыш әниебез, Син безгә гомер юлында авырлыкларны җиңеп, намусыбызны югалтмыйча туры атларга өйрәттең, ныклы терәк, «алтын» баганабыз Син безнең!
Әни дип дәшүләре - нинди зур бәхет бит ул!
Балам дип каршылавың - җылы, якты кояшка тиң бит!
Кадерле әниебез! Исән-сау, шат күңелле булып, безне сөендереп озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне
телибез!
Иң изге, җылы теләкләребезне ирештереп, Сине өзелеп яратучы балаларың.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: