Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Бүләк булсын җылы сүзләр...

Һәркемгә дә бирелмәгәндер ул, Яшәү, күкрәү, җырга тиң гомер.

Карлы, буранлы кышның кыл уртасында Комзавод авылында туып, Балтач бистәсендә яшәүче, олы хөрмәткә лаек абыебыз ФАТЫЙХ САДЫЙКОВка 65 яшь!
Кадерле абыебыз Фатыйх! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Синең туганчыллыгыңа, ихласлылыгыңа, һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуыңа сокланабыз. Без сине бик яратабыз. Сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы, киленебез Фәймә белән тигез тормыш, гаиләгезгә иминлек телибез! Моң чишмәң саекмасын, безне үзеңнең моңлы көйләрең, җырларың белән озак сөендереп яшәргә язсын. Бәхетле бул!
Иң изге теләкләр белән туганнарың.
* * *
Кили авылында яшәүче кадерле әтиебез ГАБИДУЛЛА ГАЙНУЛЛА улы ФӘЙЗУЛЛИНга 14 гыйнварда 65 яшь тулды.
Газиз әтиебез! Сине юбилеең белән ихлас йөрәктән тәбриклибез. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да сиңа мең рәхмәтләр укып, озын гомер, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек тели¬без. Әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, сәламәтлектә картаерга язсын.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Давыл булып искән җилләргә.
Яшә җирдә таза имән булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Сине яратып әниебез Асия, улың, кызларың, кияүләрең һәм 7 оныгың.
* * *
Нөнәгәр авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛСИМӘ ДӘМИН кызы ӘХМӘТХАНОВАны 55 яшьлек юбилее белән кайнар котлыйбыз.
Әниебез! Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Әтиебез белән безне шатландырып, тигезлектә, тынычлыкта һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балала-рыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Безне бәхетле булсыннар, тормышта үз урыннарыбызны дөрес табып яшәсеннәр дип барысын да эшләдегез. Мең-мең рәхмәт сезгә!
Әниебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Сине яратып әтиебез Альфред, кызың Чулпан, улың Азат, киленең Айгөл, оныгың Риназ.
* * *
Смәел авылында яшәүче апабыз МИҢНУР НУРЗАДА кызы НӘБИЕВАга 14 гыйнвар көнне 55 яшь тула. Кадерле, сөекле һәм сөйкемле апабыз! Сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхет, җизнәбез Миннехан белән бергәләп кызыгыз Рәйсә, киявегез Рөстәм, оныкларыгыз Диләрә һәм Кәримнең игелекләрен күреп, кадер-хөрмәттә, туганнарыгызның җан җылысын тоеп, бергә-бергә куанып яшәргә язсын. Син безнең киңәшчебез, сердәшчебез, яклаучыбыз. Сиңа барысы өчен дә бик зур рәхмәт.
Сине яратып туганнарың. Бу теләкләребезгә әниебез Миннегаян да кушыла.
* * *
Яңгул авылында гомер кичерүче кадерле кешебез ВӘСИЛӘ ГЫЙЛӘҖЕТДИН кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАНЫҢ 15нче гыйнварда олы юбилее, 55 яшь тулган көне.
Кадерле әниебез! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның иң асыл, күркәм чоры. Сине шушы олы юбилеең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә сиңа хәерле озын гомер, тән сихәтлеге, куанычлы көннәр телибез. Алдагы гомереңдә чиксез бәхет, ныклы сәламәтлек, күңел һәм җан тынычлыгы, әти белән тигезлектә, без - балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, ихтирамын тоеп яшәргә язсын сиңа.
Әниебез - безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелрәк,
Тормыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Юбилеең белән котлап, әни,
Бүген сиңа бәхет тели,
Лачын кебек улларың,
Киленнәрең - кызларың,
Фаилең, оныкларың.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фаил, балаларың Фәнил-Гөлназ, Фәнис-Рәсүлә, Илназ, оныкларың Әдилә, Камил, Кәримә.
* * *
Яңгул табиблар амбулаториясендә эшләүче ВӘСИЛӘ ГЫЙЛЬМЕТДИН кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАның 15 гыйнварда 55 яшьлек юбилее.
Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Ходай биргән гомереңне сәламәтлектә, тынычлыкта, кайгы-хәсрәтсез, балаларыңның һәм оныкларыңның рәхим-шәфкатен тоеп, Фаил абый белән тигезлектә яшәвегезне телибез.
Ихтирам белән хезмәттәшләрең.
* * *
Салавычта яшәүче кадерле кешебез РИФАТ ӘРХӘМЕТДИН улы ШӘРӘФИЕВның 14 гыйнварда 50 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Син гаиләбезнең ныклы терәге, безне җил-яңгырдан саклаучы, изге күңелле, олы йөрәкле кеше. Син булганга без бик бәхетле.
Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Пар канатлар булып, туган нигез учагын сүндерми яшәргә язсын.
Сине яратып, тормыш иптәшең Гүзәлия, улларың Ренат, Ришат, Риназ, киленең Алинә, оныгың Сәмир.
* * *
Нөнәгәр авылында яшәүче хезмәттәшебез ГӨЛСИМӘ ДӘМИН кызы ӘХМӘТХАНОВАга 16 гыйнварда 55 яшь тула. Хөрмәтле Гөлсимә Дәминовна! Сезне күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз. Без Сезне балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүче, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы кеше буларак беләбез. Сезгә тазалык, тынычлык, якыннарыгызның ихтирамын тоеп, баларыгызның игелеген күреп, Альфред абый белән тигезлектә яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән, Нөнәгәр урта мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250