Хезмәт

ФӘРИДӘ СӘГЫЙТЬ кызы ӘЛТӘПОВАның 19 декабрьдә 50 яшьлек юбилее

Пыжмара авылында яшәүче ФӘРИДӘ СӘГЫЙТЬ кызы ӘЛТӘПОВАның 19 декабрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыгызның игелеген күреп, энебез белән тигезлектә гомер кичерүегезне телибез. Ходай синең барлык изге теләкләреңә, ниятләреңә дога кылып, амин дисен. Яшәү дәфтәреңә озын, тыныч, бәрәкәтле гомер язылсын. Һәрвакыт ярдәмчел булганга, үтенечләрне җавапсыз калдырмыйча, төп йорт - туган нигезгә килгәндә һәрвакыт ачык йөзле булуыңа рәхмәт Сиңа.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын әле озак еллар
Кунак булып җирдә яшәргә.
Ихтирам белән Закировлар, Әлтәповлар, Әшрәповлар, Хисамовлар, Вәлиевлар гаиләләре.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: