Озак еллар ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче хезмәттәшебез ЛӘЙЛӘ ГАБДЕЛБӘР кызы САЛИХОВАга 3 апрельдә 50 яшь тула.
Хөрмәтле хезмәттәшебез! Сезне юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз. Эшләү дәверендә Сез изге күңелле, ярдәмгә килүче, ягымлы шәфкать туташы булып тирә-юньдәгеләрнең соклануын яуладыгыз. Киләчәктә тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар игелеге телибез.
Фикеребез Сезнең хакта изге,
Теләкләр дә һәрчак яхшыдан.
Бу тормышның сукмаклары Сезне
Алып барсын һәрчак яктыдан.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.
Фото: http://foto-cvetov.com/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев