Хезмәт

Хөрмәтле хезмәттәшебез РЕЗЕДА СӘЛӘХИ кызы ГАЯЗОВАның күркәм юбилее

4 март көнне хөрмәтле хезмәттәшебез РЕЗЕДА СӘЛӘХИ кызы ГАЯЗОВАның күркәм юбилее.

Хөрмәтле Резеда Сәләхиевна! Гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез тормыш мәшәкатьләренә күмелмичә, намуслы хезмәтегез, ихласлыгыгыз, күңел көрлеге белән хезмәттәшләрегез өчен һәрвакыт борчылып яшисез. Район
һәм республика мәгарифендә Сезнең абруегыз зур, олы ихтирам казанасыз.
Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы һәм гаилә иминлеге телибез. Киләчәктә дә тормыш иптәшегез белән тигезлектә,
муллыкта, газиз балаларыгызның игелеген күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын!
Район мәгариф идарәсе коллективы һәм профсоюз оешмасы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: