Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ИСЛАМ ГАБДЕЛХӘЙ улы ГАЗИЗОВның 14 апрельдә юбилее

Кариле авылында яшәүче ИСЛАМ ГАБДЕЛХӘЙ улы ГАЗИЗОВның 14 апрельдә юбилее.

Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әтиебез! Сине 50 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Әти, сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Алдагы көннәреңдә бары тик шатлыкларга төренеп, безнең уңышларга сөенеп, әниебез белән бер-берегезнең
күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын сиңа.
Гаилә нигезе нык син булганга гына,
Рәхмәт синең төпле сүзеңә.
Безгә булган изгелегең, игътибарың
Савап булып кайтсын үзеңә!
Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Сине ташламасын, әти, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.
Ихлас теләкләр белән, сине яратып, әниебез Лидия, улың Марат, кызың Регина.
Фото: http://olpictures.ru/kartinki-buketyi-ytsvetov.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250