Хезмәт

Кадерле кешебез ТӘЛГАТЬ ХӘКИМУЛЛА улы ГАРИФУЛЛИНның 50 яшьлек юбилее

Яңа Салавыч авылында яшәүче кадерле кешебез ТӘЛГАТЬ ХӘКИМУЛЛА улы ГАРИФУЛЛИНның 3 март көнне 50 яшьлек юбилее.

Хөрмәтлебез! Гомер көзеңә аяк баскан мәлдә, бездән сиңа теләкләрнең иң изгесе: йөргән юлларың гел бәхеткә илтсен,
чәчләреңә чал төшсә төшсен, күңелеңә төшмәсен! Безнең өчен син - тормышыбыз үзәге, ныклы таяныч , яшәү мәгънәсе.
Әле тагын озак еллар күзләребезнең нуры, күңелебезнең сандугачы булып яшәү насыйп булсын үзеңә!
50 яшь тулса тулгандыр,
Әйдә ярар, «чурт с ним».
Йөрәгең белән һаман да
18дә бул гел син!
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син безгә бик тә кирәк!
Ихлас ярату белән тормыш иптәшең Гүзәл, әниең Рәхимә, кызларың Ландыш, Зөһрә һәм энең Рәмис гаиләсе.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: