Хезмәт

Кадерле әниебез, әбиебез ӘЛФИЯ ХӘБИБРАХМАН кызы ШӘЙХЕТДИНОВАның 85 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез ӘЛФИЯ ХӘБИБРАХМАН кызы ШӘЙХЕТДИНОВАның 25 март көнне гомер бәйрәме - 85 яшьлек юбилее.

Әни! Сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Туачак һәр иртә куанычлар, күңел тынычлыгы алып килсен. Әтиебез белән тигезлектә, мул тормышта, бәрәкәттә гомер кичерергә язсын.
Котлы булсын, әни, юбилеең,
Шатлык балкып торсын йөзеңдә.
Бәхет белән саулык-сәламәтлек
Ходай бирсен сиңа гомергә.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче туган көнеңдә.
Әтигә пар - безгә терәк булып,
Яшик әле, әни, шулай гел бергә.
Иң изге теләкләр белән улларың, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың
Фото: http://www.mnogoroz.ru/item/101_White_Lilies_236_4281.htm

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: