Сәрдегән авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез СӘЛИМӘ НӘКЫЙП кызы ӘХӘТОВАның 8 апрель көнне олуг юбилее.
Әни! Ихлас йөрәктән сине матур бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәкнең якты көннәрендә сиңа бары тик шатлыкка төренгән тыныч, бәрәкәтле тормыш, саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әтиебез белән бәхетле, тигез гомер итүегезне телибез.
60 яшең тулса тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен.
18дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, киленең, кияүләрең.
Фото: www.fayrix.org/greetings/krasivye-pozdravleniya-ko-dnyu-rozhdeniya-blizkix-prodolzhenie.html