Котлыйбыз

Кадерле әниебез ФИРАЯ ГАБДРАХМАН кызы ГЫЙМАТДИНОВАга 1 апрельдә 65 яшь тула

Чепья авылында яшәүче кадерле әниебез ФИРАЯ ГАБДРАХМАН кызы ГЫЙМАТДИНОВАга 1 апрельдә 65 яшь тула.

Әни, сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син. Ходай насыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Тормыш иптәшең Фәрит, балаларың Линар-Вероника, Алсу-Дамир, Гүзәл-Дамир, оныкларың, туганнарың.
Фото: http://anngol.ru/post262280351/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев