Хезмәт

Кадерле әниебез ТӘСКИРӘ ЗИННӘТ кызы ШАКИРОВАга 19 декабрьдә 55 яшь тула

Нөнәгәр авылында яшәүче кадерле әниебез ТӘСКИРӘ ЗИННӘТ кызы ШАКИРОВАга 19 декабрьдә 55 яшь тула. Кадерле әниебез!

Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу дөньяда безнең өчен ихластан кайгыртучы, борчылучы, изге йөрәкле, сабыр кеше син! Яхшы кеше булыгыз дип, безне сөеп үстердең, яшәү көче бирдең. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең өчен, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен алдагы көннәреңдә кадер-хөрмәткә тиенеп яшәргә язсын. Киләчәктә дә безгә киңәшче, оныкларыңа сөекле әби, тормыш иптәшеңә тугры юлдаш булып озын-озак яшә!
Матур итеп яшә, әни, җирдә,
Үрнәк бит син безгә һәр эштә.
Озын гомер сиңа теләгәндә
Амин! диеп торсын фәрештә.
Изге теләкләр белән балаларың, оныкларың, тормыш иптәшең һәм әниең.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: