Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле райондашлар! Мөхтәрәм кунаклар!

Күркәм гамәлләребезне нурландырып, башкарган эшләребезгә куаныч бөркеп, киләсе уңышларга рухландырып җиһанга Яңа ел килә. 2017 елны матур хезмәт күрсәткечләре белән уңышлы гына уздыра алдык, 2018 елда да алга куйган бурыч-максатларыбызга исәнлек-иминлек белән ирешергә язсын!

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәм уңаеннан, район үсеше өчен куйган хезмәтегез, игелекле эшләрегез өчен һәрберегезгә рәхмәт хисләрен җиткерәсем килә. Киләсе елда да яулаган үрләребезне югалтмыйча, тагын да яхшырак, тагын да матуррак яшик!

Яңа ел һәрбарчабызга шатлык-куанычларны, тазалыкны-муллыкны өеп алып килсен. Һәр туган көнгә сөенеп, янәшәдәгеләребезнең кадерен белеп, тормышларның рәхәтен күреп, имин дөньяларда гаилә тигезлеге белән бәрәкәтле гомер кичерергә язсын! Бәйрәм белән сезне!

Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ихлас күңелдән