Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез ИҢГЕЛ ИСМӘГЫЙЛЬ улы МӨХӘММӘТҖАНОВның 50 яшьлек юбилее иде

Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әтиебез ИҢГЕЛ ИСМӘГЫЙЛЬ улы МӨХӘММӘТҖАНОВның 1 мартта гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее иде.

Кадерлебез, матур юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Син киң күңелле, олы йөрәкле кеше, гаиләдә хәстәрлекле, горурланырлык әти һәм ир. Һәрвакытта да шулай изге күңелле булып кал. Сиңа бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез бәхетләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Киләчәктә дә эшеңдә уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, якыннарның кадер-хөрмәтенә төренеп, озын-озак бәхетле гомер кичерүеңне телибез.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән әбиебез Хәтимә, әниебез Гөлнара, кызларың Гүзәл, Алисә һәм барлык туганнарың.
im3-tub-ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250