Хезмәт

Кадерле әтиебез Илфат ИЛДУС улы КАМАЛИЕВның 1 апрельдә 50 яшьлек юбилее

Балтач авылында яшәүче кадерле әтиебез Илфат ИЛДУС улы КАМАЛИЕВның 1 апрельдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз. Син гаиләбезнең ныклы терәге, безне җил-яңгырдан саклаучы, изге күңелле, олы йөрәкле кеше. Сиңа исәнлексаулык, бәхетле озын гомер, гаилә иминлеге, хезмәтеңдә уңышлар телибез. Җан тынычлыгы белән, кайгы-хәсрәт күрмичә, якыннарыңның күңел җылысын тоеп, әниебез белән пар канатлар булып гомер итәргә язсын.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Давыл булып искән җилләргә.
Яшә җирдә таза-имин булып,
Терәк булып безнең иңнәргә.
Сине яратып, тормыш иптәшең Илсөя, улы Илнар, кызың Лилия.
Фото: http://gost-load.ucoz.org/blog/nedorogie_svadebnye_bukety_kupit_internet_salon_zakazat_buket_iz/2013-05-31-19

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: