Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез ШАМИЛ ГАРИФУЛЛА улы САФИУЛЛИНның 10 мартта 60 яшьлек юбилее, сөекле әниебез ГӨЛСИНӘ МИДХӘТ кызының 11 мартта туган көне

Яңгул авылында яшәүче кадерле әтиебез ШАМИЛ ГАРИФУЛЛА улы САФИУЛЛИНның 10 мартта 60 яшьлек юбилее, сөекле әниебез ГӨЛСИНӘ МИДХӘТ кызының 11 мартта туган көне.

Гаиләбезнең җылысын саклаучы, киңәшчебез, таянычыбыз булган әти-әниебезне туган көннәре белән ихлас
күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр,
улыгыз-киленегез һәм оныкларыгызның игелеген күреп, бәхетле тигез озын гомер кичерүегезне телибез.
Һәр икегез 40 елга якын мөгаллим булып эшләп, укучыларыгызның, ата-аналарның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын яулады.Күңел җылыгыз безгә дә, аларга да, барлык туганнарыбызга, дусларыгызга да җитәрлек.
Кадерле әти-әниебез! Сез безнең олы терәгебез. Сез булганда гына тормышыбыз мул, дөньябыз түгәрәк. Гаилә учагының җылысын, яктысын сүрелдермичә, бергә-бергә матур итеп яшәргә язсын.
Еллар уза, диеп моңаймагыз,
Гел яшьлектә калсын күңелегез.
Шатлыкларга күмелеп безнең белән
Гөрләп үтсен алда гомерегез.
Сезне яратып, улыгыз, киленегез, оныкларыгыз Камилә, Зилия. Бу теләкләргә кода-кодагыегыз һәм барлык
туганнар кушыла.

im0-tub-ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250