Хезмәт

Кадерле әтиебез ВАЗИХ ВАСИЛ улы ХӘКИМУЛЛИНның 50 яшьлек юбилее

Борнак авылында яшәүче кадерле әтиебез ВАЗИХ ВАСИЛ улы ХӘКИМУЛЛИНның 4 мартта гомер бәйрәме - 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз.Сиңа саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез көннәр, шатлыкларга бай киләчәк телибез. Алдагы тормышыңда балаларыңның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп,
һәрвакыттагыча безгә терәк булып, әниебез белән тигезлектә, муллыкта гомер итүегезне телибез.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Яхшылыгың белән үрнәк син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Сине яратып, иң изге теләкләр белән әниебез Зөһрә, улың Ирек, кызың Иркә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: