Хезмәт

Әниебез ФӘНИЯ ЗИННӘТУЛЛА кызы НАСЫИБУЛЛИНАга 25 мартта 80 яшь тулды

Смәел авылында яшәүче әниебез ФӘНИЯ ЗИННӘТУЛЛА кызы НАСЫИБУЛЛИНАга 25 мартта 80 яшь тулды.

Иң кадерле кешебез! Шушындый олуг бәйрәмең көнендә без сиңа көн дә күңелләребездә йөрткән ихлас теләкләребезне җиткерәбез. Алдагы гомер елларыңны иминлектә, сау-сәламәт булып, балалар хәсрәте күрмичә бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, сәламәт булып, тыныч, имин гомер ит.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа бары бәхет телибез.
Иң изге теләкләр белән 5 балаң, киленнәрең, киявең һәм оныкларың исеменнән, олы улың Котдус.
Фото: http://www.liveinternet.ru/journalshowcomments.php?jpostid=213606146&journalid=4507805&go=prev&categ=0

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: