Ор авылында яшәүче кадерле әниебез РАУШАНИЯ МӘСХҮТ кызы НӘКЫЙПОВАның һәм Сәрдек авылында яшәүче абыебыз РАУШАН МӘСХҮТ улы ЗИННӘТУЛЛИНның 16 сентябрьдә 50 яшьлек юбилейлары.
Кадерле әниебез һәм абыебыз! Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.
Тормышның иң ямьле чагы,
Илле яшь - ул аз әле!
Алда әле күпме шатлык,
Күпме бәхет, наз әле!
Гомерегезнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргә шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Рамил, Римма һәм Тәнзилә апаларыбыз исеменнән кызларың Гөлнур һәм Ләйсән.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев