Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Раббым аңа бай тарихлы, бәрәкәтле, кабатланмас тормыш юлы биргән

Бу тормышта гадилеге белән дә сокландыра белгән, гаделлеге белән дә тормыш үрләрен буйсындырырга сәләтле, сабырлыгы белән үтмәстәй киртәләрне дә сындыра алырдай, самими куңеле белән меңәрләгән җаннарны да ярату хисләре белән сугарырдай гаҗәеп кешеләр очрый.

Әнә шундыйларның берсе Куныр авылынды гомер кичерүче безнең иң газиз, кадерле кешебез Надыршина Резида Әүхәтша кызы!

Раббым аңа бай тарихлы, бәрәкәтле, кабатланмас тормыш юлы биргән. Шулай һәрбер гомер мизгеленең кыйммәтенә төшенеп, хатирәләр төенчеген барлый-барлый, барлык булмышы өчен шөкер кылып, әниебез (әбиебез) 8 нче декабрьдә 90 нчы яшен каршы ала.

Чал чәчләрең безгә күрсәтмисең
Ак яулыгың жәеп япкансың.
Язмыш сынаулары шакып торган
Сабыр күңелеңнең капкасын.

Буй-буй салып камчылаган тормыш
Сынаган күк, юри, үртәләп.
Йөрәк хисләреңне саклагансың
Көчле рухың белән киртәләп.

Тупасланган бармак буыннарың,
Сыр-сыр "чигү" баскан йөзләрең.
Тик алай да син һаман да гүзәл,
Жылы чәчеп яна кузләрең.

Тигез гомер иттең ир белән дә
Сагынасың, беләм, картыңны.
Кул изисең кебек уткәнеңә
Салмак атлап бакча артыннан.

Син әни дә, әби, карт әби дә
Мал-мөлкәтең тиңсез бернигә.
Син булмасаң кояш сунәр төсле
Син яши күр инде әлегә.

Күңел тулы шөкер, рәхмәтләрем
Син лаеклы иң зур хөрмәткә.
Сиңа һәр көн изге догада без
Эчкерсез һәм ихлас теләктә.

Безнең кадерлебез! Аллаһ Тәгалә безгә әле синең барлыгыңны тоеп, синдәй ак яулыклы әбиләрдә генә була торган җылылыкка төренеп, синең тормыш хикмәтләреңнең асылына кат-кат төшенеп яшәргә хәерле гомер еллары бирсен. Тагын да самимиләнеп калган күңелеңне кайгы-хәсрәтләр башка борчымасын, күркәм үрнәк булырдай тыныч картлык юлдашчың булсын, Раббыбызның сөекле бәндәләреннән булырга язсын сиңа!

Чиксез ярату һәм ихтирам хисләре белән сугарылган бу котлау юлларын балаларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың юллый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туган көн 90 яшь