Хезмәт

Район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге табибәсе ЛИЛИЯ РИФАТ кызы ВӘЛИЕВАның күркәм юбилее

20 февраль көнне район үзәк хастаханәсенең терапия бүлеге табибәсе ЛИЛИЯ РИФАТ кызы ВӘЛИЕВАның күркәм юбилее!

Хөрмәтле Лилия Рифатовна! Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, кояштай озын гомер, корычтай нык сәламәтлек телибез. Мул, имин тормышта, тормыш иптәшегез Илгать әфәнде белән тигезлектә, бәхеттә-шатлыкта, ул һәм кызыгызның игелеген күреп, куанычларына сөенеп, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын. Сез коллективыбыз өчен генә түгел, газиз әниегез, кайнанагыз өчен дә ныклы терәк, олы таяныч. Күңелегездәге рәхим-шәфкатьнең чиге юк, шуңа да Сезне пациентларыгыз да ярата, үз итә, якын күрә.
Коллективның җылы кояшы Сез,
Күңелләргә илһам бирүче.
Бер караштан безнең җаннарга
Илаһи бер сихәт иңдерүче.
Иң изге теләкләр белән терапия бүлеге коллективы.http://img.ktokogda.com/iblock/fcf/fcfd6a5f9871c6296c8bd2ebc4b7f43d/kvadratroz.jpg

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: