Көшкәтбаш авылында яшәүче безнең өчен кадерле булган әтиебез ИЛҺАМ ИБРАҺИМ улы ФАТЫЙХОВның 9 декабрь көнне 55 яшьлек юбилее.
Әтиебез, сине олы бәйрәмең - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, озын гомер, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, әниебез белән бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы. Күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Сине котлап, балаларың Миләүшә-Илнар, Наилә, Ислам. Бу теләкләргә әниебез дә кушыла.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев