Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез РАШИД ГАБДУЛЛА улы ГАБДУЛЛИНның 1 апрельдә 75 яшь тула

Нөнәгәр авылында яшәүче әтиебез РАШИД ГАБДУЛЛА улы ГАБДУЛЛИНның 1 апрельдә 75 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз.

Кадерле әти! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!
Шуңа Сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй, бергәләп!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың, киленең, кияүләрең.
Фото: http://anngol.ru/post262280351/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250