Хезмәт

ВАЗИХ ВАСИЛ улы ХӘКИМУЛЛИНның 50 яшьлек күркәм юбилее

«Борнак» җәмгыятендә эшләүче ВАЗИХ ВАСИЛ улы ХӘКИМУЛЛИНның 4 март көнне 50 яшьлек күркәм юбилее.

Хөрмәтле Вазих Василович! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бригадир булып эшләү дәверендә үз
хезмәтегезне зур җаваплылык белән башкарасыз. Яхшы белгеч, оста оештыручы, яшьләргә тәҗрибәле остаз, һәркемгә төпле киңәшче Сез. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы, тормыш иптәшегез Зөһрә белән бергә, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен
күреп, имин, мул тормышта озын гомер кичерүегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән «Борнак» җәмгыяте коллективы.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: