Яңгул авылында яшәүче кадерле әтиебез РАУШАН ГАБДЕЛХАКОВка 17 сентябрь көнне 55 яшь тула.
Кадерлебез! Сине гүзәл бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, шатлыкларның олысын телибез. Әниебезнең ныклы терәге, безнең кадерле әтиебез, оныкларыңның, кияүләреңнең яраткан бабалары булып, гел шулай юмарт, изге күңелле, сабыр, кешелекле булып кал! Без синең белән горурланабыз, синең алдыңда баш иябез.
Син булганда, әти, яшәү ямьле,
Син булганга дөнья рәхәт.
Авырма син, кайгы күрмә,
Булганыңа синең мең рәхмәт!
Иң изге теләкләр белән әниебез Сәлимә, балаларың Айгөл-Илнар, Алсу-Нияз, оныкларың Илдан, Аяз, кода-кодагыйларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев