Балтач биючеләре Йошкар-Ола сәхнәсен кыздырды (фото, видео)
Мәдәният

Балтач биючеләре Йошкар-Ола сәхнәсен кыздырды (фото, видео)

«Восторг» коллективы Татарстан Республикасыннан гала-концертта катнашкан бердәнбер коллектив булды.

30-31 март көннәрендә Йошкар-Ола шәһәрендә «Михаил Мурашко дусларын чакыра» дип исемләнгән биючеләр һәм хореографларның XII Халыкара конкурс-фестивале узды.

Конкурста Васинкин Эрик Геннадьевич җитәкчелегендәге  «ВЭГА» хореография студиясенең «Восторг» һәм «Виво» коллективлары уңыәлы чыгыш ясап, 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Шунысын әйтергә кирәк, «Восторг» коллективы Татарстан Республикасыннан гала-концертта катнашкан бердәнбер коллектив булды.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


«Восторг» бию төркеме Йошкар-Ола

Нет комментариев