Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач гимназиясендә театр коллективлары җиңүләр яулый

Сәхнә югарылыгында бер уңыш казандыңмы, ул сине тылсымлы көче белән үзенә тартып тора

Балтач гимназиясенең «Хыял», «Хыялый тургай», «Сәйлән» театр коллективлары сәләтле балаларны барлау, аларда татар телен үстерүгә кызыксындыру уяту максатыннан уздырылган республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабында катнашып, үз көчләрен сынадылар.

Укучылар үзләренең сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен дәлилләп, уңышлы чыгыш ясадылар. «Хыял» төркеме Кояш Тимбикованың «Алтын алмалар» спектаклен уйнап, беренче урынга лаек булды. «Хыялый тургай» төркеме исә Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектакленнән өзекне уйнап, шулай ук, үз номинаөцияләрендә беренче урынга лаек булдылар. «Сәйлән» төркеменә Шамил Фәхретдиновның "Әптери солдат маҗаралары"ннан өзек уйнаулары өчен өченче урын бирелде. Укучыларга зона этабында уңышлар телибез.

Җитәкчеләре Хәкимҗанова Алсу Илдаровна, Шәрипова Рәисә Василовнага рәхмәтләребезне җиткерәбез, иҗат уңышлары телибез.

Балтач гимназиясе администрациясе

********
Бүгенге көндә педагог алдында торган төп бурычларның берсе — һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү. Ә ул, үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Моңа ирешүнең төрле юллары бар. Шуларның берсе — баланы сәхнәгә тарту. 2024нче елдан мин Балтач гимназиясендә «Хыял» театр түгәрәген оештырырга булдым. Чыннан да, сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, түгәрәккә йөргән баланың ана теленә мөнәсәбәте үзгәрә, бала матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өченчедән, түгәрәк — ата-аналар белән элемтәне ныгыту өчен дә бик тә нәтиҗәле юл. 
Мәктәптә театр түгәрәге оештыру җиңел дә, шул ук вакытта бу эшнең үз кыенлыклары да бар. Җиңел, чөнки балаларга артист булып карау, сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. Сәхнә югарылыгында бер уңыш казандыңмы, ул сине тылсымлы көче белән үзенә тартып тора. Авыр, чөнки уңышка ирешү өчен, укытучы үзе билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш. Бала репликаларны, хәрәкәтләрне башта җитәкчесе артыннан кабатлый, аннан соң гына мөстәкыйльлеккә өйрәнә башлый.
Түгәрәк җитәкчесенең психолог булуы да мөһим. Бер генә баланы да, таланты юк дип, кире борырга ярамый. Беренчедән, баланың сәләте тиз генә ачылап китмәскә мөмкин, икенчедән, сәләтсез дип табылган очракта да, син балага катлаулы булмаган роль бирәсең икән, ул киләчәктә синең уң кулыңа әйләнергә мөмкин. Балалар эшчәнлеген хуплау, аларга тиешле бәя, көч, дәрт бирә белү зур әһәмияткә ия. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү дә бик мөһим. Ярты юлда торып калдыңмы, икенче вакытта бала сиңа инде ышанмаячак, түгәрәккә килмәячәк. 
Күптән түгел оешкан «Хыял» театр төркеменең үзенең уңышлары да бар. Театр түгәрәгенә йөрүче балалар сәләтле балаларны барлау, аларда татар телен үстерүгә кызыксындыру уяту максатыннан уздырылган республикакүләм «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестиваленең район этабында катнашып, үз көчләрен сынадылар. Укучылар үзләренең сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен дәлилләп, уңышлы чыгыш ясадылар. «Хыял» төркеме Кояш Тимбикованың «Алтын алмалар» спектаклен уйнап, беренче урынга лаек булды.
Драма түгәрәгенең төп максаты — булачак артистлар әзерләү түгел, ә баланы катлаулы базар икътисады шартларында тормышка яраклашырга өйрәтү. Бүген лаеклы хезмәт урыны табу өчен, югары белемле булуың өстенә, матур итеп сөйләшә белү, фикереңне аңлаешлы, ачык итеп әйтеп бирә белү, үзеңне ышанычлы, тәвәккәл, тәрбияле итеп тота белү дә кирәк. Балада шушы тормышчан сыйфатларны тәрбияләүдә үземнең өлешемне кертәм икән, димәк, минем хезмәтем бушка түгел, дип яза Рәйсә Васил кызы Шәрипова Балтач гимназиясе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев