Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач районы мәктәпләре “Сәйяр” театр фестивале республика бәйгесе җиңүчеләре

Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм милли мираска сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы,  “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары, «Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры» белән берлектә оештырылучы республикакүләм “Сәйяр” театр фестивале республика  бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде.

Ул мәктәп, район, зона һәм республика турларын үз эченә алып, 2025 нче елныӊ январеннән май аена кадәр дәвам итә. Шушы көннәрдә фестивальнең муниципаль этабына нәтиҗә ясалды.

Фестиваль балаларда рухи мәдәният һәм милли мираска сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Яшь буынның татар, удмурт, мари  язучылары һәм драматурглары иҗатын өйрәнүгә мотивациясен арттыру, театр сәнгатенә укучыларның игътибарын җәлеп итү, балалар һәм яшьләргә сәнгать-эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү, иҗади сәләтле укучыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү-фестивальнеӊ төп бурычлары.

Бәйгегә 49 спектакль тәкъдим ителде. Урыннарны билгеләгәндә, татар, удмурт, мари телендә куелган спектакльләр мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 нче сыйныфлар, 5-8 нче сыйныфлар, 9-11 нче сыйныфлар төркемнәренә бүлеп каралды.

1 нче урынны алган коллективлар: -   "Катнаш төрдәге Балтач 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Җитәкчеләре: Хәбибрахманова З. М., Сәгъдиева Г. К., Җәләева А. К.
-    "Катнаш төрдәге Чепья балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпчә белем бирү учреждениесе. Җитәкчеләре: Журавлева М. Н., Кузнецова И. Н.
-    «Норма урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. Җитәкчесе: Хафизова Р. Ф.
-    "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе (5-8 класслар арасында). Җитәкчесе: Хәкимҗанова А. И.
-    "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе (9-11 класслар арасында). Җитәкчесе: Шәрипова Р. В.
-    «Чепья урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. Җитәкчесе: Иванова А. А.

2 нче урынны алган коллективлар: - «Гомуми үсеш бирүче төрдәге Балтач 2 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Җитәкчеләре: Загидуллина Л. Ф., Газимова Р. Р., Аубакирова Ч. Р.
- "Кече Лызи балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Җитәкчеләре: Никитина Н. В., Васильева Р. С.
- Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Шубан төп гомуми белем мәктәбе». Җитәкчеләре: Шарипова Л. У., Сафаргалиева Г. У.
- Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе». Җитәкчесе: Низамиева Л. Ф.
-    Балтач муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе “Балтач урта гомуми белем мәктәбе”. Җитәкчеләре:Хәйруллина Г. И., Шакирҗанова Р. Р.
-    Балтач муниципаль районы гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе "О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе". Җитәкчесе: Игнатьева Л. И.

3 нче урынны алган коллективлар: - «Катнаш төрдәге Балтач 4 нче балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе". Җитәкчеләре: Галиәхмәтова И. И.,Ибраһимова И. Г., Абдуллина Э. С.
- Гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе "О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе"(мәктәпкәчә төркем). Җитәкчеләре: Шестакова Н. С., Асанова И. В.
- "Балтач гимназиясе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе (1-4 класслар арасында). Җитәкчесе: Хәкимҗанова А. И.
- "Субаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. Җитәкчесе: Галиева Р. М.
- Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гыйльметдинов исемендәге Смәел урта гомуми белем мәктәбе». Җитәкчесе: Шәйхетдинова М. Х.
- Гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе "О.Н. Исаев исемендәге Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе". Җитәкчесе: Якимова Л. А.

Лауреатлар:  - «Сосна балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе». Җитәкчеләре: Таҗетдинова Т. Р., Фролова М. Р.
- муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Салавыч балалар бакчасы". Җитәкчеләре: Галимуллин И. Р., Мухамадиева Э. Р.
- муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе « Пыжмара төп гомуми белем мәктәбе». Җитәкчеләре: Андреева А. Ю., Латипова Р. Г.
- муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Арбор төп гомуми белем мәктәбе». Җитәкчеләре: Габделхакова Р. Г., Шайхиева Г. С.
- муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Советлар Союзы Герое Г.Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта гомуми белем мәктәбе». Җитәкчесе: Ризванова Л. И.
- "Кече Лызи урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. Җитәкчесе: Волкова А. М.

“Сәйяр” театр фестивале республика  бәйгесенең муниципаль этабында 1,2,3 нче урынны алучыларга һәм лауреатларга Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең дипломнары һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм башка телләрне саклау һәм үстерү  мәсьәләләре комиссиясенең бүләкләре тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев