Балтачта автокинотеатрның үз административ бинасы булачак
Мәдәният

Балтачта автокинотеатрның үз административ бинасы булачак

«Сабантуй» ял итү паркында эшлүп килүче автокинотеатр тиздән административ биналы да булачак. Төзелешкә 4 миллион 618 мең 18 сум акча юнәлдереләчәк.

Бу хакта дәүләт сатып алу сайтында язылган.

Объект төзелешен «КазаньСтройКонсорциум» җәмгыяте 4 миллион 618 мең 18 сумга башкарачак. Төзелешне 2017 елның 30 октябрендә тәмамлау планлаштырыла.
Баш мөхәррир фотосы.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев