Котлыйбыз!
27 март Халыкара театр көнендә Түбән Кама Дәүләт драма театры оештырган республикакүләм «Заман кынгыравы» театр коллективлары фестивалендә катнашып финалга узган коллективларны бүләкләү тантанасы булды.
Районыбыздан ике коллектив — Салавыч Сәрдегәне авыл клубынын «Яшьлек» драма коллективы, Сәрдек авыл клубыннан «Юлдаш» драма коллективы катнашып, финалга үттеләр.
Сәрдек авыл клубы «Юлдаш» театр коллективы 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Салавыч Сәрдегәне авыл клубынын «Яшьлек» драма коллективы рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев