Чапшар авылында кыңгыраулы атларга утырып әрәпә җыйдылар (фото)
Мәдәният

Чапшар авылында кыңгыраулы атларга утырып әрәпә җыйдылар (фото)

Чапшар авылында 27 май көнне Сабантуйга әзерлек чарасы - Әрәпә җыюны үткәрдек. Авылыбыз халкы бу йолага бик теләп кушылды, милли бәйрәмебезгә үз өлешен кертергә тырышты.

Матур итеп бизәлгән, кыңгыраулы атларга утырып, гармун моңнарына кушылып авыл урамнарын әйләнү - үзе бер матур күренеш. Чапшарның киләчәге булган егет-кызлар, яшь балалар Әрәпәне оештыруда актив катнаштылар. Бәйрәмдә җиңүчеләргә, мәйдан батырларына атап бүләк бирүчеләр дә булды, дип хәбәр итә Чапшар авылыннан Гүзәлия Вәлиева.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев