Нөнәгәр җирлеге районда күләмле ике Сабантуй оештыручы буларак билгеле. 4 июнь көнне өйләдән соӊ Нөнәгәр халкы милли бәйрәмне зурлап уздырса, 5 июнь көнне Чутай авылы эстафетаны кабул итте.
Бәйрәмдә катнашучыларны Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров тәбрикләде, алдынгыларгы саллы бүләкләрне хуҗалык җитәкчесе Фердинад Хйруллин тапшырды. Ә бәйрәмне алдагы көндә Буа районында чыгыш ясаган абыйлы-сеӊелле Дилә Нигъмәтуллина һәм Булат Нигъмәтуллин бизәделәр. Традицион рәвештә лотерея уены уйнатылды, иӊ зур приз - елдагыча бозау иде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев