Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Балтачта дәрес бирә?
Мәдәният

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Балтачта дәрес бирә?

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Балтачта узган чарада чыгыш ясады.

«Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле мәдәният үзәгендә узган чарада катнашты. соңыннан ансамбль солистлары сәнгать мәктәбе укучылары өчен вокал, халык биюе һәм музыка уен коралларында уйнау буенча мастер-класслар үткәрде.

Җылы атмосферада узган, үтемле дәресләрдән соң, укучылар чын артистлар булып, зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга теләүләрен әйттеләр. Чын остазларның мастер-классларында катнашу укытучылар өчен дә бик мөһим чара булды.

Ансамбль белән хезмәттәшлек дәвамлы булса иде дигән теләктә калабыз!», дип хәбәр итәләр сәнгать мәктәбе дирекциясе.

Фото: baltasi_kultura

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


мастер-класс Дәүләт җыр һәм бмю ансамбле

Нет комментариев