Казан артистлары бер читтә торсыннар...
Шыгрым тулы заллар күптән булганы юк иде инде, бөтен килгән халык рәхәтләнеп ял иттеләр, артистларны озак вакыт сәхнәдән җибәрәселәре килмәде
8 нче март көнне Куныр авылы үзешчәннәре З.Хәкимнең «Тыкрыкта булды бу хәл» дигән ике пәрдәэлек музыкаль комедиясен сәхнәгә куйдылар.
Бу бәйрәм көнне барлык гүзәл затлар өчен зур бүләк булды. Артистлар барсы да үз рольләрен зур осталык белән уйнадылар, рәхәтләнеп көлдек тә, уйландык та, бүгенге тормышны да якты чагылдырдылар артистлар.
Шыгрым тулы заллар күптән булганы юк иде инде, бөтен килгән халык рәхәтләнеп ял иттеләр, артистларны озак вакыт сәхнәдән җибәрәселәре килмәде, дип яза Кунырдан үз хәбәрчебез Рамил Нәҗипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев