Көектә китапханә саф һавага күчкән (фото)
Мәдәният

Көектә китапханә саф һавага күчкән (фото)

Җәйге каникулның санаулы мизгелләре калып барган мәлдә Көек авылы балалары ял итү белән белем алуны берләштерергә була.

Китапханәчеләре Зилә Ильязова ярдәме белән бу көнне күчмә китапханә табигать почмагына чыга. Саф һавада балалар туйганчы уйный, төрле кызыклы китапларны бергәләшеп укый, аннан соң фикер алыша. Әлеге сәяхәтне балалар бик яратып кабул итә. Зәңгәр күккә карап китап уку, әле янәшәңдә дусларың да булу ничек рәхәт һәм мавыктыргыч бит.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев