Алдан хәбәр иткәнчә, район мәдәният үзәгендә уза торган эстрада артистларының концертларына билетлар уйнатуны дәвам итәбез.
Бүген, ягъни 9 декабрь көнне, махсус программа - Random.app ярдәмендә 12 декабрьдә булачак Люция Мусина белән Рөстәм Закиров концертына сайтыбыз укучылары арасында 2 билет уйнаттык.
Бу юлы уңыш Гөлзидә Зәкиуллинага елмайды. Ул бәйгенең барлык шартларын үтәп - төркемебезгә өстәлеп, лайк куйган, әлеге язмага сайтыбызга кереп "Пар аккошлар Пошалым чаналарына утырып киләме икән?" дигән комментарий язып калдырып, җиңүче булып табылды. Гөлзидә ханымны ихластан котлыйбыз һәм билетларны бүген яисә 12се көнне редакциядән килеп алуын сорыйбыз.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев