Балтач урта мәктәбеннән Нәргизә Хәбибрахманова, Норма урта мәктәбеннән Раил, Раян, Рәидә Мәрдановлар җиңүчеләр арасында.
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының «Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексы игълан иткән «Мәңгелек шигърият» республикакүләм бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.
Җиңүчеләр арасында Балтач урта мәктәбеннән Нәргизә Хәбибрахманова, Норма урта мәктәбеннән Раил, Раян, Рәидә Мәрдановлар да бар.
Аларга Г. Камал театры артисты Айгөл Шәкүрова, «Белем радиосы» директоры Раил Гатауллин, «Шәрык клубы» җитәкчесе Гөлдания Зиннәтова истәлекле бүләкләр тапшырды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев