Нурсинәбез – "Татарстан Гүзәле"
Мәдәният

Нурсинәбез – "Татарстан Гүзәле"

Нурсинәбез "Энҗе бөртеге-Мисс Татарстана-Татарстан Гүзәле", кыскасы - 1 урында.

Мәскәү каласында белем алучы көчле рухлы, тормышны җаны-тәне белән сөюче, тирән белемгә омтылучы Смәел авылы кызы Нурсинә Галиева башкалабыз Казанда физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында махсус үткәрелгән "Энҗе бөртеге-2015" бәйгесендә катнашып, "Татарстан Гүзәле" титулына лаек булды, дип яза Матбугат.ру. Икенче урынны Кукмара, өченче урынны Чаллы кызы яулаган. Бәйгегә бездән кала Арча, Яр Чаллы,Чистай, Актаныш гүзәлләре дә катнашкан.

"Нурсинә әлеге бәйгедә катнашуга гаять тә җаваплы карады. Үз өстендә, шулай ук бәйгенең таләпләре өстендә ныгытып эшләде, әзерләнде. Бездән ярдәм кирәк буламы дип сорагач, Мәскәүдә килеш кенә әзерләнәм, миңа шулай уңайлы, борчылмагыз, районга тап төшермәм, диде. Бик молодец кыз ул. Без аңа берсүзсез ышандык, җиңәсенә дә шик юк иде", ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев