Районкүләм «Театр-тылсымлы учак» бәйгесе дәвам итә
Мәдәният

Районкүләм «Театр-тылсымлы учак» бәйгесе дәвам итә

Үзешчәннәребез «театр яшәсен» дип талпынмасалар, шәһәр-район халкы берсеннән-берсе гүзәл спектакльләрдән мәхрүм калырлар иде

Нөнәгәр мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчән театр коллективы Данил Салихов әсәре буенча куелган «Кызлар капкыны» исемле сатирик комедиясен тәкъдим итте.
Төп эшләреннән кайтканнан соң, сәхнәгә килеп, иҗат эшенә — яраткан театрының "могҗизалар кыры«нда никадәр хезмәт куялар.

Үзешчәннәребез «театр яшәсен» дип талпынмасалар, шәһәр-район халкы берсеннән-берсе гүзәл спектакльләрдән мәхрүм калырлар иде.
Аларның матур сөйләме, интонациянең дөрес куелышы, импровизацияләрне нәкъ үз вакытында куллана белүләре белән сокландыра да инде артистларыбыз.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


театр

Нет комментариев