Зәлия һәм Илидә – татар халык җырларын иң оста башкаручылар (+фото)
Мәдәният

Зәлия һәм Илидә – татар халык җырларын иң оста башкаручылар (+фото)

Зәлия Әүбәкирова белән Илидә Җәләлиева Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивалендә катнашып кайтты.

17-18 ноябрьдә Рөстәм Бикмуллин исемендәге Республикакүләм яшьләр җыр-шигърият фестивале булып узды. Биредә Балтач гимназиясеннән Зәлия Әүбәкирова белән Балтач урта мәктәбенең моңлы сандугачы Илидә Җәләлиева да катнашты. Зәлия I дәрәҗә, ә Илидә III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, татар халык җырларын иң оста башкаручылар булып танылдылар. Зәлия шулай ук "Романслар” номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеме алды.

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җыр-шигърият фестивале

Нет комментариев